Бу жэйнен ин тэмле пирогын пешереп карадыгызмы эле? Пешермэгэн булсагыз, ловите рецепт!!👇🏻😍 3 йомырка белэн 1 стакан шикэр комын яхшылап болгатабыз. Шуна эретелгэн 200 грамм сыер мае( сливочное масло)салабыз. 1 пачка разлыхлитель( булмаса, соданы уксуста гасить итеп салыгыз), эз эзлэп он салып, йомшак камыр басабыз. Майлаган табага кул бн жэйбез. Онны куп салмагыз, камыр каты булмасын. Шунын остенэ жилэк салабыз. Мин кура жилэге белэн Кызыл карлыган салдым. Жэллэп салмагыз, жилэге кубрэк булса, тэмлерэк була. 180 -200 градуста 35-40 минут пешереп алабыз. Кемнен духовкасы ничек пешерэ, утын яндырып карап торыгыз. Кызгылт тоскэ кергэч пешкэн була. Духовкадан алгач, остенэ крем ягабыз. Анын очен 4 кашык сметананы 4 кашык шикэр комы белэн яхшылап, шикэре эреп беткэнче болгатырга кирэк. Шушы массаны жайлап кына жилэк остенэ ягабыз, кашык белэн тигезлибез. Тузэ алсагыз, берэр сэгать котегез! Кремы сенеп бетэргэ тиеш. Ойгэ бик тэмле ис тарала, тизрэк кисеп кабып карыйсы килэ.🤭🤭🤭🤭 Чэйлэрегез тэмле булсын дусларым!!🍓🍓🍓🍓🍓 Автор @ziatdinova75 😍🤗

Теги других блогов: выпечка рецепт крем пирог